"Тылсымлы сәхнә"
"Дөнья бер театр булып, адәм балалары - шунда уйнаучылар" В.Шекспир
2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителү сәбәпле, без мәктәп балалары белән "Крокодил" уенын үткәрергә булдык. Укучылар өч командага бүленде: "Алкышлар", "Хисләр" һәм "Ильһам". Уен барышында балалар төрле-төрле вазифаларны үттеләр. Барлык катнашучылар үзләрен актер ролендә сынап карадылар. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте.