Городская библиотека - филиал № 2

"Татар халык җәүһәрләре"

Бүген, безнең китапханәдә 6 нче мәктәп укучылары белән бергә, бик күңелле чара узды. Очрашу "Үзебезнең уен" формасында үткәрелде. Балалар "Йолдызлар" һәм "Җәүһәрләр" дигән ике командага бүленделәр, төрле-төрле сорауларга җавап бирделәр. Барлык сораулар һәм биремнәр татар халкының гореф-гадәтләренә, милли киемнәренә, бәйрәмнәренә багышланган иде. Ике төркем дә бик актив иде. Чара татар һәм рус телләрендә узды.