Китапханә турында
Китапханә турында
Безнең авыл гади бер авыл. Анда зур сулар, таулар, кыялар да юк. “Бөтен булган байлыгы: урман, кондызлар яши торган кечкенә инеш, чишмә һәм кешеләр. Кешеләр, әйе кешеләр бездә уңган, эшчән, булдыклы. Бу аның төзек йортларыннан, чәчәкле бизәкле капкаларыннан күренә. Авыл халкым мәдәнияткә, гүзәлеккә, сәнгатькә , белемгә омтылып яши. Сугыштан соңгы еллар.1946 елның кышкы салкынында авыл халкы урман кисеп, бура бурап, авылны урталай бүлеп ага торган инеш буена зур агач бина төзеп куялар. Аңа кадәр яшьләрнең җыелу урыны булып Сагындык агайның йорты була.Шушы авыл йорты, ызбачитальный да булып тора. Берничә китаптан торган ызбачитальный халык телендә шул исем белән кереп кала. 1946 елда төзелгән китапханәдә Бөек Ватан сугышында бер аягын югалткан Хәкимуллин Хәсән абый эшли.Ул җитәкләгән авылыбызның үзешчән артистлары смотр концертларында җиңеп алган акчаларына китаплар сатып алып , китапханәнең базасын тулыландыралар. Әлбәттә берничә дистә китап авыл халкына җитәрлек булмый. “Ут булмаганлыктан, чыра яндырып, ай яктысында укый идек. Керосин бар, әнкәйләр бирми. Әнкәйләр оекбаш бәйләгәндә, укып калсаң гына . Чират буенча 1-2 көнгә бирелгән китапны укып каласы килә” –дип сөйли өлкән агайлар, бүгенге көндәге авыл картлары. 1974 елга кадәр китапханә шул хуҗасы белән авыл халкына хезмәт күрсәтә. Яңа бина 1974 елда авыл халкы көче белән кирпечтән салына. Ул елларда Хәсән абый пенсиягә китеп аның урынына яшь алмашлар килә.
Язу уйлап табу-кешелекнең яшәү дәверендә гүзәл ачышларның иң олысыдыр. Шул ачышларны китапларга уеп калдыру, могҗиза. Китапларда- җир тарихы, ил кыйтгалар язмышы, халыкларның уй-гаме, хыялы, аһ-зары, кайгылары, әкият-дастаннары, самимилеге һәм мәртәбәле олуглыгы чагыла. Китапларда –кешелекнең рухи кардиограммасы. Китапханә- китаплар дөньясы. Кешеләрнең акыл дәрьясы саклана торган урын. Рәт-рәт тезелгән китаплар- дәверләр катламы кебек. Монда вакыт йөрәге тибә. Моннан ике мең ел элек яшәгән фараоннар китапханәләрне үзләренең сарайларына караганда да затлырак итеп төзегәннәр. Кеше гомеренең бик тә кыска икәнен, кеше акылын, кеше аңын һәм кешелек хәтерен бары тик китап аша гына саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкин булуын яхшы аңлаганнар. Акыллы патшалар иң элек үз халкының рухи байлыгы турында кайгыртканнар, аңа мәңгелектән урын эзләгәннәр.