"Билен кысып буган диләр..., солдатта булган диләр."
23 февраль, Ватан сакчылары көненә багышланган кичәдә, солдат тормышын яктырткан кызыклы вакыйгалар күрсәтелде. Җырлар, шигырьләр, сәхнә әсәрләре белән үрелеп барган кичәнең, чакырулы иң зур кунаклары ,Әфган сугышында булган авылдашларыбыз булды. Әфган сугышын яктырткан видеоязма, презентация күрсәтелде. Шул ир-егетләребезгә багышлап "Кайнар нокталардан кайтаваз" дип исемләнгән күргәзмә-стенд ясалды.