"Утраулар иленә сәяхәт"
Китапханәдә Греция һәм Россия аралаш елына багышланган “Утраулар иленә сәяхәт” дигән күргәзмә-конкурс эшли башлады. Күргәзмәгә куелган әдәбият “Гүзәл табигать кочагында” дигән Греция шәһәрләре һәм утраулары буенча конкурс, “Борынгы дан балкышы” дигән Греция мәдәнияте тарихы буенча филворд, Греция аллаларына багышланган “Мифлар, легендалар иле” дигән викторина сорауларына җавап бирә.
Бу конкурста берничә көн эчендә 19 кеше катнашты (күргәзмә 11 июннән эшли).