:”Ак юллар, саф уйлар иясе”
Кичә Г.Тукайның 130-еллыгы һәм Түбән Каманың 50-еллыгы уңаеннан үткәрелде.
Кичәне үткәрү өчен “Ак юллар, саф уйлар иясе” дигән күргәзмә һәм презентация хәзерләнде. Анда “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Гөлфизә Зөлкарнаеваның китаплары, матбугат битләрендә басылган әсәрләре, мәкаләләре, яратып укый торган китаплары урын алды.
Кичә барышында Гөлфизә Зөлкарнаеваның тормыш юлы: сугыш чоры баласы, спортсменка, табибә, шагыйрә, ике бала анасы, җиде онык әбисе, хаҗия буларак сүрәтләнде. Кичә барышында аның “Түбән Кама”, “Мин-табибә”, “Улым кайтты”, “Киләм сине хөрмәтләп”, “Шигырьләргә” дигән шигырьләре укылды. Ул үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты, яраткан шигырьләрен укыды. Алар арасында Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре дә бар иде.
Кичә ахырында “Туган тел” җыры башкарылды һәм “Син Тукайны беләсеңме?” дигән викторина-презентация үткәрелде.
Укучылар кичәдә теләп катнаштылар, Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар, тормышы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр.