Городская библиотека - филиал № 1

"Ислам әхлагы"

Күзәтү-әңгәмә  "Нур" мәчетендә үткәрелде. Ул китапханәгә реклама ясаудан башланып китте: китап фонды, татарча китаплар саны, китапханәнәнең эш юнәлешләре, вакытлы матбугат исемлеге һ.б.

Түбәндәге китапларга күзәтү ясалды:

  1. Исхакый Г. “Ислам әхлагы” (2002). Монда ислам әхлагы турында вәгазьләр, дәресләр бирелгән.
  2. Батулла (Батуллин Р.М.) “Сөекле Пәйгамбәребез (Салаллаһү галәйһи вә сәллам)” (2003). Танылган татар язучысы Рабит Батулла “Көръән Кәримне”не ана телебезгә күчереп чыккан әдип. Ул сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салаллаһу галәйһи вә сәллам турында кыйссалар китабын Мөхәммәт Пәйгамбәр тормышы турында күп төрле чыганакларга таянып язган.
  3. Бәйрәмова Ф. “Бәхет ачкычы” (2002). Нәрсә ул бәхет? Аның сере нәрсәдә һәм ачкычы кем кулында? Ай һәм йолдызларны, бар тереклек дөньясын, кеше тәнендәге һәр күзәнәкне Кем тотып тора һәм яшәтә?
  4. Галимуллина Г. “Алтын ачкыч” (2016). Бу әсәрдә танылган дин әһеле, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның үзенчәлекле тормыш юлы әдәби сюжетка төрелеп тасвирлана.

Күзәтү-әңгәмәдә барлыгы 34 кеше катнашты. Әңгәмә тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты, алар бу һәм башка китапларны алу өчен китапханәгә килергә теләкләре барлыгын белдерделәр.