"Укы китап - күп белерсең"
16 нчы мәктәпнең 7А классы укучылары белән булачак Бөтенрәсәй китапханәләр көне уңаеннан китап һәм китапханә турында викторина үткәрелде. Анда укучыларның китапка, китапханәләргә мөнәсәбәте ачыкланды. Алар күбрәк электрон китаплар укыйлар икән. Шуңа күрә аларга басма китап укуның әһәмияте аңлатылды. 26 укучы китапханәгә язылды, шуларның 5 се өйгә укырга китаплар алды.