"Казан университетының данлыклы студенты"
16 нчы мәктәпнең 8 класс укучылары өчен (63 кеше) "Казан университетының данлыклы студенты" дип аталган Толстой сәгате үткәрелде. Анда Толстойлар нәселенең ничек Казан белән бәйле булуы, булачак язучының үзенең ничек Казанга килүе, анда яшәве, университетка укырга керүе, нәрсәләр белән кызыксынуы һәм алдагы тормышында бу чорның әһәмияте турында күзәтү-әңгәмә үткәрелде. Аннары "Толстойның Казан чоры" дигән презентация каралды.