Түбән Кама: кичә,бүген,иртәгә"
Быел «Россиянең иң төзек шәһәре» 2006 елгы « Идел буеның мәдәни башкаласы» - Түбән Кама шәһәре 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
11 нче урта мәктәп укучылары «Пушкин картасы» федераль программасын тормышка ашыру кысаларында шәһәр урамнары һәм истәлекле урыннары буйлап гына түгел, вакыт буйлап сәяхәт тә ясадылар.
Балалар «Фото-табышмак» эзләү-викторинасында катнаштылар, шәһәрнең иске фотосурәтләрен заманча панорамалар белән чагыштырдылар, фотосурәт буенча урам һәм истәлекле урыннарның исемнәрен табарга тырышып, үзләрен тикшерделәр.
Балалар биремнәрне бик әйбәт үтәделәр, активлык һәм кызыксынучанлык күрсәттеләр һәм, әлбәттә, бик күп яңалыклар белделәр.