Городская библиотека - филиал № 1

"Тукай эзләре буйлап"

Бүген "Олимпия" яшүсмерләр клубына йөрүче балалар күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның Уральскта үткән елларына багышланган "Тукай эзләре буйлап" дип аталган виртуаль сәяхәткә чыктылар.

Уральскта ул шагыйрь һәм журналист буларак житлегә, Пушкин, Лермонтов, Толстой, Кольцовның ижаты белән тирәнтен таныша, театр сәнгате белән кызыксына.

Сәяхәт барышында балалар Тукай әсәрләрен укыдылар, рәсемнәр аша шигырьләрнең ничек аталуын ачыкладылар, шигри викторинада катнаштылар. Татар халык уеннары балаларны ул вакытның мохитенә кайтарды.