Городская библиотека - филиал № 1

«Сокландырылган сәләт»

Рус язучысы Николай Семенович Лесков (1831 – 1895) – үзенчәлекле язу манерасы белән сүзләр рәссамы. Аның әсәрләре битләрендә рус җәмгыятенең төрле катламнары: алпавытлар, чиновниклар, руханилар, сәүдәгәрләр, хәрбиләр, крестьяннар, интеллигентлар һәм эшчеләр сурәтләнгән; ә аларның теле – сусыл, чын Халык теле, төпле сүзләр белән тулы, теләсә кайсы укучыны битараф калдыра алмый.

Язучының тууына 195 ел тулу уңаеннан китапханәдә экспозиция материаллары буенча әңгәмә уздырылды. Укучылар язучының тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, викторинада катнаштылар һәм өйдә уку өчен үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар.