Городская библиотека - филиал № 1

"Тукай эзләре буйлап"

«Кушлавыч. Шагыйрь бишеге»
«Дружба» яшүсмерләр клубы балалары читтән торып «Тукай эзләре буйлап» дигән сәяхәт ясадылар. Чара «Туган тел» көеннән башланды.
Сәяхәт вакытында катнашучылар шагыйрь туган Кушлавычта булдылар: шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы һәм әдәби мирасы турында белделәр, «Тукайны беләсеңме?» дигән экспресс – сораштыруда катнаштылар, кара тартмадагы предметларның кайсы әсәрдән икәнен ачыкладылар.
Яшь укучылар Тукай китаплары белән кызыксынып таныштылар, шигырьләрне һәм Әкият фрагментларын зур теләк белән кычкырып укыдылар.