Городская библиотека - филиал № 1

"Татар җанлы рус композиторы"

Бүген Муса Җәлил исемендәге МБОУ 1 нче Гимназия укучылары тылсымлы музыка дөньясында булдылар. Күренекле композитор Александр Ключаревның тууына 120 ел тулуга багышланган туган якны өйрәнү сәгатендә укучылар аның кызыклы тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат алдылар, композиторның төрле әсәрләреннән музыкаль өзекләр тыңладылар.  Викторина барышында укучылар төрле музыка жанрлары һәм музыка кораллары турындагы белемнәрен  арттырдылар.
Түбән Кама шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 1нче Гимназиясенә рәхмәтебезне белдерәбез.