"Барысы да Тукай турында"
Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты беркемне дә битараф калдырмый.
Бүген "Олимпия" яшүсмерләр клубына йөрүче балалар тылсымлы Су анасы, урманда яшәүче Шүрәле һәм башка шигырь һәм әкият геройлары турында белделәр.
Алар шигырьләрдән өзекләрне бик теләп укыдылар, карточкалар аша шигырьләрнең ничек аталуын ачыкладылар һәм Габдулла Тукай шыгырьләреннән мини -китап ясадылар.
"Олимпия" яшүсмерләр клубына бу жылы очрашу өчен рәхмәтебезне белдерәбез.