"Аларны онытырга хакыбыз юк"
Батыр булып тумыйлар, сынау сәгатендә батыр булалар. Батырлык турында шигырьләр язалар, дан турында җырлар иҗат итәләр.
Россиядә Билгесез солдат көне 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу Россия Федерациясенең истәлекле датасы.
Бу вакыйгага китапханәдә борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр Ватан геройлары турындагы китаплар тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе әзерләнгән.
Китап экспозициясе киштәләре янында әңгәмәләр һәм күзәтүләр уза.
Күргәзмәдә укучылар Александр Невский чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр рус хәрби тарихының батыр битләре, Бөек Ватан сугышы белән танышалар.