Городская библиотека - филиал № 1

"Хәтер түбәсе"

Бүген 26нчы урта мәктәптә сигезенче сыйныф укучылары өчен «Хәтер түбәсе» дигән патриотик уен узды. Чара #Пушкинскаякарта проекты кысаларында оештырылган

Катнашучылар ике командага бүленгән — «Десант» һәм «Патриот». Уен барышында балалар тематик этапларны үттеләр, Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

 Программа сугыш елларының төп вакыйгалары һәм геройлары турында фикер алышуны, шул чор әдәбиятының танылган әсәрләренә анализ ясауны, шулай ук тематик кинофрагментлар карауны үз эченә алган.

 Уен Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.

26 нчы мәктәпкә һәм барлык катнашучыларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез! Тарихыбызның мөһим битләре турындагы истәлекне бергәләп саклыйбыз һәм тапшырабыз.