"Сезнең тормыш сезнең кулда"
Тормышыгыз үз кулларыгызда!
Бүген китапханәбездә аеруча җанлылык хөкем сөрде . Безгә кунакка 12 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары килде. Без юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләштек.
Очрашу СТОС рәисе Шәрипова Гөлнара Дафировна һәм тәртип саклау органнары белән бергәлектә эшләүче идарәнең өлкән специалисты Шкиндер Жанна Викторовна белән оештырылды. Жанна Викторовна юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләде.
Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Кунакларыбызга һәм балаларга бу очрашу өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Юлларыбыз имин булсын!