Городская библиотека - филиал № 1

"Сәяси репрессия корбаннары истәлегенә"

30 октябрьдә Россиядә ел саен сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителгәннәрне, төзәтү-хезмәт лагерьларына җибәрелгәннәрне, сөргенгә җибәрелгәннәрне искә төшерү буларак билгеләп үтелә.

Бу көнгә шәһәр китапханәсе 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә»китап күргәзмәсен тәкъдим итте.

Күргәзмәдә килүчеләр шул авыр һәм кырыс вакыт турында мәгълүматлар булган китаплар белән таныштылар.

Репрессияләр Урта Идел буен да читләтеп үтми. Күргәзмәдә төп урынны Татарстан Республикасы территориясендә сәяси репрессияләр корбаннарының «Хәтер китабы» басмасы алып тора.