"Тормыш көзе җылы булсын"
1 октябрьдә ил якты һәм матур бәйрәм-Өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Әлеге вакыйга уңаеннан китапханә 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Тормыш көз җылы булсын»дип исемләнгән китап күргәзмә – котлау тәкъдим итте.
Өлкән яшьтәге кунаклар сәламәт яшәү рәвеше, озын гомер серләре һәм актив тормыш позициясе турындагы вакытлы басмалар һәм яшьлекне озайтырга, үзеңне танып белергә, ниндидер яңа нәрсәләргә өйрәнергә, үз яшеңә икенче яктан карарга ярдәм итәчәк китаплар белән таныштылар.