Городская библиотека - филиал № 1

"Татарстан- туган илем"

"Татарстан- минем Республикам-
Россиянең матур җирендә".
Татарстан дигәч, Нәби Дәүлинең шигырь юллары искә төшә.
Республика көне уңаеннан микрорайоныбызда яшәүчеләр өчен Татарстан турында кызыклы һәм эчтәлекле викторина әзерләп тәкъдим иттек.
Катнашучылар бик теләп республикабызның тарихы, мәдәнияте һәм күренекле шәхесләре турындагы белемнәрен арттырдылар.
Зур булмаган күргәзмәдә туган як турындагы китаплар белән танышу мөмкинлеге бар иде. Чарада катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, туган җиребезне чын күңелдән ярату киләчәк буыннарга да күчсен дигән теләктә калабыз.