"Туган туфрак, нигезем..."
Габдулла Тукай исемендәге паркта булып узган "Туган туфрак, нигезем...'дип аталган әдәби фестиваль катнашучылар һәм кунаклар өчен якты бер вакыйга булып истә калыр.
Катнашучылар фестивальнең дәрәҗәле кунагы Раил Гатауллинның күпкырлы эшчәнлеге белән таныштылар.
. Алсу Вәлиуллина һәм Илһам Хисмәтуллин башкаруындагы җырларны тамашачылар җылы кабул итте.
. Яр Чаллы шәһәреннән килгән "Остазлар" ның татар милли киемнәрен тәкъдим итеп, дефиле оештырулары фестивальгә чын мәгънәсендә ямь өстәде. Китапханәчебез Сибгатуллина Кристинаның чыгышы безнең китапханә өчен горурлык.
Фестивальне оештыручыларга, катнашучыларга һәм кунакларга җылы атмосфера һәм илһам өчен рәхмәтебезне белдерәбез.