"Горур җилферди безнең әләм"
Акция закончилась флеш- мобом .
22 августа илебез өчен әһәмиятле булган көн- Россия флагы көне билгеләп үтелә.
Безнең китапханә СТОС рәисе Шәрипова Г. Д. белән берлектә 25 балалар бакчасы балалары өчен "Горур җилферди безнең әләм" дип аталган акция уздырды.
Балалар бу көннең килеп чыгу тарихы, Россиянең башка символлары турында мәгълүмат алдылар, уеннарда катнаштылар.
Шулай ук, алар илебезне башка илләрдән аерып торган ,официаль булмаган символлар турында да белделәр, шул турыдагы табышмакларга жавап бирделәр.
Акция флеш- моб белән төгәлләнде.