"Китапларда тормыш юллары"
Күренекле татар язучысы, драматург Мәдинә Маликовага быел 90 яшь тулды.
Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1976 ел);
Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясе (1980 ел)
РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985 ел);
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017 ел).
Мәдинә Маликованың әсәрләре аның 20 гә якын китабына тупланган.
Алар арасында"Юлдашлар", "Казан каласы- таш кала", "Кар сулары", "Егетлеккә бер адым", "Югалган якутлар' исемле хикәя һәм повесть җыентыклары, "Шәфкать", "Басып сайрар талы бар", 'Фидая" исемле роман китаплары бар "Шәфкать'- хатын кыз язган беренче татар романы
"Сары тюльпанар", "Ай сүрелгән чак иде", "Кызыл гөл". "Чәчкә балы" һәм башка хикәя, повесть романнарының геройлары- якты, матур, максатсан хатын- кызлар.
Соңгы елларда аның "Алтын ятьмә", "Оҗмах балалары", '"Мендем биек тауларга" исемле роман, пьеса, повесть, хикәяләре, детектив жанрда язылган әсәрләре тупланган китаплары басылып чыкты.
Мәдинә Маликова әсәрләренең популярлыгын төп сәбәпләре- дөреслек, ихласлык һәм эмоциональлек. Чын сүз остасы булып, ул кеше күңеленең нечкә омтылышларын чагылдыра. Аның тасвирламаларының дөреслеге укучыларга роман һәм повестьларда үзләрен һәм үз язмышларын танырга мөмкинлек бирә
. Бүгенге көндә дә язучы иҗат итүен дәвам итә.