"Гасырларга китәр аның язган юлллары"
Бүген 9 нчы микрорайонда Михаил Шолоховның тууына 120 ел тулуга багышланган очрашу узды.
Микрорайон халкы белән без аның «Тын Дон» һәм «Кеше язмышы»дигән үлемсез әсәрләре турында фикер алыштык. Һәркайсының әйтер сүзе табылды: кемдер Шолохов китаплары битләре аша казак дөньясын беренче мәртәбә ачканын искә төшерде, кемдер авыр вакытларда гади кешенең рух көче турында фикер йөртте.
Килгән, үз фикерләре белән уртаклашкан һәм әңгәмәдә катнашканнарның барысына да рәхмәт!