"Дуслык белән без көчле"
9 нчы микрорайонда 25 нче «Алчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Ишегалды бәйрәме үткәрелде.
Балалар асфальтта рәсем ясау конкурсында катнаштылар, җәй, дуслык турында китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Тема буенча яраткан мультфильмнарны актив искә алдылар.
Чараны яңгыравыклы бердәм - «Татарстанда җәй» флешмобы тәмамлады!
Барлык катнашучылар да позитив, шатлык һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.