"Детективлар патшабикәсе"
Агата Кристиның иҗаты һәм биографиясе беренче битләрдән үк җәлеп итә, ә чишелеше оригинальлеге белән гаҗәпләндерә. Дөнья әдәбияты тарихында аны «Детективлар патшабикәсе» дип атадылар. Моның белән очрашуда катнашучыларның барысы да ризалашты.
«Олимпия» яшүсмерләр клубының яшь укучылары язучының кыскача биографиясе белән таныштылар, әңгәмәдә авторның әсәрләрен искә төшерделәр һәм иң популяр «10 негритят» романнарының берсе турында фикер алыштылар.
Мондый очрашулар дөньяга карашны киңәйтә, диалог сөйләмен формалаштыра һәм автор иҗаты белән кызыксыну уята.