Городская библиотека - филиал № 1

"Ромашка көне"

Бөтенроссия "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне 13 гасырда Муромда яшәгән князь Петр һәм аның хатыны Феврониягә багышланган.

Бөтенроссия күләмендә бу бәйрәм 2008 елда билгеләп үтелә башлады, ул Россиянең төрле регионнарында бәйрәм ителә , аның символы булып ромашка санала.

Микрорайондагы китап укучылар "Ромашка көне' дип аталган бәйрәм викторинасында катнаштылар.