"Сәламәт ил синнән башлана"
Нәрсә ул сәламәтлек? Яшьтән үк сәламәтлекне сакларга кирәкме? Үз сәламәтлегеңне ничек саклап була? Нинди куркыныч гадәтләр сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин?
"Олимпия' яшүсмерләр клубы балалары өчен 'Сәламәт ил синнән башлана " дигән файдалы мәгълүмат сәгате узды, аның барышында балалар бу һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Алар шулай ук викторинада бик теләп катнаштылар һәм биремнәрне уен формасында үтәделәр.