«Татарның яңарыш чулпаны»
Китап күргәзмәсе милләтебезнең күренекле тарихчысы, фәлсәфәчесе, мәгърифәтчесе, исламият белгече Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулу уңаеннан төзелде.
Бу күргәзмә «Үткәннәр һәм киләчәк арасында» дигән циклга кертелде.
Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.
Күгәзмәдә бу күренекле шәхеснең тормыш юлы турында, аның хезмәтләре турында сөйләүче китаплар һәм гәҗит-журнал мәкаләләре урын алды. (12 китап, 5 гәҗит-журнал).
Күргәзмәнең бүлекләре:
1.Мәгърифәткә адым салган. Татарский реформатор и просветитель.
2.Мәрҗәни сабаклары. Превыше всего истина.
Күргәзмә китап укучыларда кызыксыну уятсын өчен аның янында даими рәвештә әңгәмәләр үткәрелә. Аларда 18 кеше катнашты.