«Хәтер түбәсе»
Пушкин картасы» проекты кысаларында 3 нче гимназия укучылары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер түбәсе» брейн-рингы үткәрелде.
Очрашуда дәртле атмосфера хөкем сөрә иде. Командада эшләү һәм биремнәрне үтәүдәге ярышлар егетләрне шулкадәр мавыктырды ки, алар вакытның никадәр тиз узганын сизмәделәр.
Йомгак ясап, мондый чаралар укучыларда патриотик хисләр, Ватанга һәм үз халкына мәхәббәт, гражданлык бурычы һәм ил үсеше өчен җаваплылык тәрбияләүгә юнәлдерелгән дип әйтергә була.