Городская библиотека - филиал № 1

«Туган телкәем-назлы голкәем».

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.

Телсез дөнья булмас иде. Балык сусыз яши алмаган кебек, кеше дә телсез яши алмый. Телдә уйлыйбыз, аралашабыз, иҗат итәбез.

Ел саен Дөньяның төрле илләрендә кешеләр бүген 6000 телдә сөйләшәләр.

 

Ә һәрвакыт шулай булдымы?

Безнең төбәктә без нинди телләр ишетә алабыз?

Нәрсә ул мәкаль, канатлы әйтемнәр?

Һәр телдә ничә сүз бар?

 

Бу сорауларга җавапларны 11 нче урта мәктәп укучылары бүген очрашуда эзләделәр.

Балалар туган телебезне белеп һәм башкаларның телләрен хөрмәт итеп, без үзебезнең мәдәни дәрәҗәбезне күрсәтәбез дигән нәтиҗәгә килделәр.