Акция 2018 елда юбилейларын билгеләп үтүче 10 иң күп укылган язучы "Укы, үкенмәссең!"
Акциянең төп максаты китап укучыларны 2018 елда юбилейларын билгеләп үтүче 31 язучының әсәрләрен укырга юнәлдерү һәм иң актив катнашучыларны билгеләп үтү. Бу язучыларның әсәрләрен туплап китап күргәзмәсе ясалды. Анда акциянең максатын аңлаткан чакыру, юбиляр язучыларның исемлеге куелды. Акция ел дәвамында эшләячәк. Китапханәгә килгән кулланучыларның һәм китапханәдән тыш үткәрелгән чараларда катнашучыларның барысын да даими рәвештә бу акциядә катнашырга чакырабыз.