"Электрон почта белән эшләү"
Нәрсә ул электрон почта? Нәрсә өчен кирәк, нәрсәдән тора, электрон почта куркынычмы?
Мондый сорауларны китапханәбезнең өлкән яшьтәге укучылары чираттагы дәрестә хәл итте.
Өлкән яшьтәге кулланучылар укытучы ярдәмендә үзләренең электрон почтасын булдырганнар һәм электрон хатлар ясау һәм сурәтләр, аудио һәм видео материаллар салу белән шөгыльләнгәннәр.
Алган белемнәребез һәм күнекмәләребез киләчәктә пенсионерларыбызга кирәк булыр дип өметләнәбез.
Теләге булган һәркемне
50+яшьтә укырга чакырабыз.