«Әдәбиятыбызның имән баганасы»
Китап күргәзмәсе Татарстанның халык язучысы, күренекле прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең 90-еллык юбилеена багышланган иде. Күргәзмәдә аның вакыйгаларга бай язмышы турында мәкаләләр, күренекле шәҗәрәсе һәм дөньякүләм кызыксыну уяткан әсәрләре урын алды. Күргәзмәнең бүлекләре:
1. "Кодрәтле сүз иясе"
2. "Каләм очында шәхес һәм ил язмышы"
Күргәзмәгә барлыгы 8 гәҗит-журнал, 23 китап куелды.
Күргәзмә китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Аның янында кулланучылар белән әңгәмәләр үткәрелде һәм үткәреләчәк. Әлегә анда барлыгы 14 кеше катнашты.