«Яңа ел открыткасы»
Яңа ел алдыннан китапханәбез Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучылары өчен Пушкин картасы буенча искиткеч мастер-класс оештырды.
Дәрестә балалар Фоамираннан чыршы уенчыклары ясадылар, һәркем үз иҗатын күрсәтте. Нәтиҗәдә барысының да бик матур уенчыклары килеп чыкты!
Балалар барысы да бу бурычны бик яхшы үтәделәр, һәм без аларның иҗат итү теләген һәм шатлыгын күреп бик шатландык.