«Кышның карлы-назлы әкияте...»
Яңа ел якынлаша – якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән могҗизалар һәм тылсым бәйрәме.
Китапханә кунаклар өчен яңа ел китап экспозициясен әзерләде.
Барлык укучыларны иң кызыклы яңа ел китаплары һәм еланга багышланган әсәрләр көтә. Бу матур әдәбият та, мәгълүмат чыганаклары да, әкиятләр дә, фэнтези дә, кышкы шигырьләр дә!
Күргәзмә киштәләре янында инде кышның карлы-назлы әкияти могҗизалары була: Яңа ел котлаулары һәм теләкләре яңгырый; килүчеләр кышкы табышмакларны чишәләр, күңелле бәйрәм конкурсларында катнашалар һәм өйдә уку өчен китаплар сайлыйлар!