"Китапчылар"
Түбән Кама шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең җиденче сыйныф укучылары күптәннән үзләренең китап сөючеләр клубы булдыру турында хыялланалар иде һәм менә аларның хыялы тормышка ашты.
Алар үзләренең "Китапчылар" клубын тәкъдир иттеләр.
Клубның планнарында укылган китаплар турында фикер алышу, яңа китаплар турында сөйләшү, иҗат кичәләре һәм тагын бик күп кызыклы эшләр бар.
Клубның беренче утырышы 22 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә 1 нче гимназиядә узачак, Виктория Ладерманның "Майя календаре"китабы турында фикер алышачакбыз.
Сезне үзебезнең клубка чакырабыз!