Городская библиотека - филиал № 1

«Түбән Кама территориаль иҗтимагый үзидарәләр Советына - 25»

1999 елның 1 ноябрендә Түбән Камада ТИҮС - территориаль иҗтимагый үзидарәләр советы оештырыла. Әлеге вакыйганың 25 еллыгы уңаеннан китапханәдә очрашу үткәрелде, анда 2000 елдан башлап 9 нчы ТИҮС рәисе Шәрипова Гөлнара Дафир кызы үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты, телевидениегә интервью бирде.

Чараның көтелгән кунаклары «Үзеңә шатлык бүләк ит» клубы әгъзалары һәм йорт буенча өлкәннәр 9 нчы микрорайонның ТИҮС белән уртак эшчәнлеге турындагы тәэсирләре белән уртаклашканлар.

1 нче китапханә турында да бик күп җылы сүзләр әйтелде.