Городская библиотека - филиал № 1

«Әче чоры елъязмасы»

Ел саен 30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Фаҗигале вакыйга уңаеннан 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1 нче китапханә хезмәткәрләре тарафыннан китап күргәзмәсе оештырылды.

Экспозициядә тәкъдим ителгән китаплар кешеләрнең язмышы, илебез тарихындагы коточкыч фаҗигале битләр турында уйланырга мәҗбүр итә.

Репрессияләр темасын Александр Солженицын, Варлам Шаламов, Анатолий Рыбаков, Ибраһим Сәлахов һәм башка авторлар үз әсәрләрендә тасвирлаган.

Килүчеләр тематик әдәбиятка күзәтүдә катнашты.