"Гомерем минем моңлы бер җыр иде"
Китапханәдә татарның каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Үткәрелгән әңгәмәләрдә кулланучыларның игътибарын шагыйрьнең һәм аның сугышчан иптәшләре тормышында ачылмаган серләренә юнәлтәбез. Әңгәмәләрне барысы 13 кеше тыңлады.