Городская библиотека - филиал № 1

«Яхшылык һәм яманлык - безнең гамәлләребезнең сәбәпләре»

Нәрсә ул яхшылык? Нәрсә ул явызлык? 
    Үзенең бөтен тарихы дәвамында кешелек бу сорауларга җавап бирергә тырыша.
    Вильям Шекспир: «кешедә яхшылыкка бәя бирү өчен үзеңдә дә бу сыйфатның беркадәр өлеше булырга тиеш», - дигән.
   Безнең тормышта яхшылык белән янәшә явызлык та еш очрый. Яхшылык һәрвакыт явызлыкка каршы тора, аның белән көрәшә. Кешеләрдә нәрсә күбрәк: яхшылыкмы, яманлыкмы?
    1 нче китапханәдә «Яхшылык һәм яманлык - безнең гамәлләребезнең сәбәпләре» дигән мәгълүмати өстәл әзерләнде, анда бүгенге һәм классик язучыларның мәңгелек темага кагылышлы әдәбияты күрсәтелде.
     Китапханәгә килүчеләрне бу тема бик кызыксындырды, алар кешеләрне теге яки бу гамәлләргә нәрсә этәрүе турында үз фикерләрен бик теләп әйттеләр.