"Ватанны данлаган кеше дә үлемсез"
«Язучы белән Литмарафон» проекты кысаларында Түбән Кама шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары рус әдәбиятында мәңгегә үз эзен калдырган күренекле шагыйрьнең гаҗәеп тормыш һәм иҗат дөньясына чумдылар.
«Герой нашего времени» һәм лирик шигырьләре турында фикер алышканда, укучылар Лермонтовның үз әсәрләрендә чагылдырган тирән хисләрен, аның Ватанга мәхәббәтен, иреккә һәм фетнәгә омтылышларын аңлый алдылар.