«Наркоманияне профилактикалау зонасы»
1 нче китапханә «Дружба» яшьләр һәм яшүсмерләр клубында балалар белән «Наркоманияне профилактикалау зонасы» дигән проблемалы сәгать үткәрде, ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелде.
Чараның максаты яшүсмерләрне наркотиклар кулланудан кисәтү, аларның кеше организмына йогынтысының зарарлы булуын аңлату иде .
Балалар шулай ук наркотикларга, кагыйдә буларак, беренче тапкырдан ук барлыкка килә торган психик һәм физик бәйлелек турында; очраклы рәвештә наркотик тәэсире астында калмас өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында; наркотикларның законсыз әйләнеше һәм куллану өчен административ җаваплылык турында; бердәм бөтенроссия ышаныч телефоны, «бала тавышы» сайты турында белделәр.
Очрашу ахырында балалар түбәндәге нәтиҗәләрне ясадылар:
сәламәтлек күбесенчә һәр кешегә, аның яшәү рәвешенә бәйле;
һәркем үз тормышының хуҗасы булып тора
наркотикларның өметне, шатлыкны, ирекне, ә иң мөһиме – кешенең гомерен өзүен һәрвакыт истә тотарга кирәк!