«Тормышның көзе - күңел картлыгы түгел»
Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу бәйрәмгә безнең китапханә китап күргәзмәсе оештырды, ул 12 нче урта мәктәпкә тәкъдим ителде. Чара кунакларына күргәзмәнең «Озын гомерлелеккә юл» бүлеге белән танышырга тәкъдим ителде, анда алар сәламәтлекне саклауга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга кагылышлы әдәбият белән таныша алдылар. «Ял вакытында» бүлегендә матур әдәбият , шулай ук кул хезмәте буенча журналлар һәм китаплар күрсәтелде.
Күргәзмә чара кунакларына ошады, алар безнең китапханәгә килергә теләк белдерделәр.