«Синең турында, минем шәһәрем»
Түбән Кама-бүгенге көндә Татарстан Республикасының мәдәни һәм спорт үзәге булган эре индустриаль шәһәр. Ул өч тапкыр илнең иң төзек шәһәре исеменә лаек булды, ә 2002 елда «Идел буеның мәдәни башкаласы»булды.
Шәһәр көненә китапханәдә «Синең турында, минем шәһәрем»дигән китап күргәзмә-инсталляциясе ясалды.
Экспозициядә Түбән Каманың барлыкка килү тарихы, сәнәгать һәм мәдәни тормышы турында төрле китаплар тәкъдим ителгән.
Бер бүлек җирле язучылар һәм шагыйрьләр, «Кама таңнары», «Данко»әдәби берләшмәләре әгъзаларының иҗатын чагылдыра.