Городская библиотека - филиал № 1

«Интернетка тәнкыйди караш»


     Бүгенге көндә өлкәннәр белән беррәттән балалар да интернеттан аралашу, мәгълүмат эзләү, уеннар, мультимедиа куллану өчен файдалана.
     Шулай да интернетның, тормыштагы кебек үк, ак һәм кара яклары бар.
    16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Интернетка тәнкыйди караш» кисәтү дәресендә актив дискуссиядә презентация слайдлары буенча сәяхәт итеп, куркынычсыз Интернетның нәрсә икәнен ачыкладылар һәм социаль челтәрләрдән файдалану куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен формалаштырдылар.
    Мәктәп укучылары Интернетның яңа чикләрен тикшерә башлаганчы челтәрдә үз гамәлләреңнең максатын һәм on-line-режимда нәрсә эшләргә ярамаганын белергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.