Городская библиотека - филиал № 1

«Түбән Кама: Кичә, бүген, иртәгә»

   «Пушкин картасы» программасын тормышка ашыру кысаларында 11 нче мәктәпнең 8А сыйныфы укучылары шәһәребез урамнары буйлап гына түгел, вакыт буйлап сәяхәт иттеләр.
     Чара барышында укучылар яраткан шәһәренең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр
     Балалар биремнәрне бик әйбәт үтәделәр, активлык һәм кызыксынучанлык күрсәттеләр һәм, әлбәттә, бик күп яңалыклар белделәр.