Городская библиотека - филиал № 1

«Калдыкларның икенче тормышы»

Чүп-чарны утильләштерү-заманча цивилизациянең иң мөһим проблемаларының берсе.

13 сентябрь көнне 1нче гимназиядә 9 нчы сыйныф укучылары белән «Калдыкларның икенче тормышы» дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Чара табигатьне саклау проблемасын хәл итүгә, «чүп проблемасын» бергәләп хәл итү омтылышына - көнкүрештә кулланыла торган файдалы әйберләр әзерләү юлы белән чүпкә «икенче тормыш» бирүгә юнәлдерелгән.

Балалар экологик биремнәрдә катнаштылар, уен биремнәре барышында калдыкларны сортларга аердылар. Бу белемнәр экологик культураны күтәрү һәм яшүсмерләрдә чүп-чарны аерым җыю буенча эко гадәтләрен формалаштыру өчен нигез булачак.