Китапханә белән таныштыру экскурсиясе
"ИП Захаркин" ПТЖХ № 16 хезмәткәрләре өчен китапханә һәм ТР Халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның күргәзмә залы белән экскурсия-таныштыру үткәрелде. Әңгәмә барышында аларга китапханәнең фонды, мөмкинлекләре һәм бердәм электрон билет турында сөйләнелде. Ут күршеләребез китапханәне һәм Түбән Каманың Почетлы граңданины Әхсән Фәтхетдиновның күргәзмә залын ошаттылар. Кунаклар китапханәгә теләп язылдылар, аларга электрон билетлар тапшырылды. Барлыгы 12 кеше булды.